на ГЛАВНУЮ

"Таңбатыр" офыкларны киңәйтә

Ләйлә ХӘЙРУЛЛИНА

Заманында Рамай Юлдашев башлап җибәргән "Таңбатыр" лагере елдан-ел популярлашып, ныгып килә. Иске Казан җирендә, табигый шартларда оештырыла торган әлеге ла­герь быел да гөрләде.

Былтыр биредә Саха-Якутиядән кунаклар булса, быел Карачай-Черкесия республикасыннан ерак туганнар килделәр.

Индира Абрекова белән Мөхәммәт Дулаев — "Карачай" иҗтимагый фондының әгъзалары. Алар Карачай-Черкесия дәүләт университетында белем алалар. Кунаклар безнең тамырлар бер, телебез бер, татар яшьләре белән кызыксынабыз, сезнең турыда күбрәк беләсебез килә дип килгәннәр. Кайчандыр без бер дәүләт халкы булганбыз бит. Кубрат хан үлгәч, аның бер улы — Батбай Кавказга китеп, шул төбәк белән идарә иткән.

Карачайлар — бик үзенчәлекле халык. Бездән аермалы буларак, аларда гореф-гадәтләр ныграк сакланып калган. Ассимиляциядән курку сәбәпле, анда катнаш никахлар юк диярлек. Булган очракта, әлеге гаилә республикадан китәргә мәҗбүр, чөнки монда нәсел бәйләнеше көчле һәм әлеге күренеш хурлык санала.

Андагы кызлар оялчан, тыйнак. Гадирәк киенәләр икән. Урамда кич белән йөрмиләр. Карачай шәһәрендә төнге клуб, дискоте­ка, казино дигән әйбер бөтенләй юк. Егетләргә аралашу өчен спорт мәктәпләре булса, кызлар өчен бернәрсә дә юк, алар тәртипле генә өйдә утыралар. Яшьләр нигездә туган телләрендә аралашалар. милли мәдәниятне, гореф-гадәтне саклап калу максатыннан мәктәпләрдә һәм кайбер ВУЗларда "Горский этикет" дигән фән керә икән. "Бездә хәер соранучылар һәм "бомж"лар бөтенләй юк", -ди Индира.

Барысы да ал да гөл түгел, әлбәттә — эшсезлек һәм эчкечелек дигән афәт аларда да бар икән. Ә менә наркоманнарны бармак белән генә чутларлык.

"Таңбатыр" лагереның төп максаты — милли традицияләрне, тарихны, телне, динне пропагандалау, Русия, БДБ илләрендә яшәүче төрки-татар яшьләрен берләштерү, милли үзаңны тәрбияләү. Әлеге максатлар күпмедер дәрәҗәдә үтәлде дип әйтергә була. Карачайлар лагерьда яңа дуслар таптылар. Татар яшьләрен карачайларча шашлык пешерергә һәм биергә өйрәттеләр. "Лагерь яхшы тәэсирләр калдырды, — ди Мөхәммәт, — тик черкиләрегез генә усал икән".

Киләсе елга Кавказ кунаклары делегацияне зурайтып һәм карачай сарыгын кыстырып килергә вәгьдә иттеләр.

Ләйлә ХӘЙРУЛЛИНА
“Татарстан яшьләре” 2003 ел

2003 ел. Иске Казан.

   

 

 
Сайт управляется системой uCoz